Актаныш оешма-предприятиеләре I кварталдагы эшчәнлекләренә бәя алды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

 

Атналык киңәшмә кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева оешма-предприятиеләрнең I кварталдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, алдынгыларны атады.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренче урында – “Чишмә” агрофирмасы, икенче урында – “Әнәк” агрофирмасы, өченче урында - “Чишмә” җәмгыяте.

Җитештерү оешмалары арасында беренче урында – Актаныш агрегат заводы, икенче урында - “Актаныш” икмәк кабул итү предприятиесе, өченче урында – Актаныш сөт комбинаты.

I квартал нәтиҗәләре буенча төзелеш оешмалары арасында беренче урында – “Сугаз” оешмасы, икенче урында – “Актаныш юллары”, өченче урында – “ИТК” оешмасы.

Беренчелекне яулаган оешма җитәкчеләренә кубоклар тапшырылды, җиңүчеләр өчлегенә кергән җәмгыятьләр дипломнар белән хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International