Район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов бүген район үзәгенең 2 кварталында яшәүчеләр белән очрашты.
Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов катнашында Терроризмга каршы комиссия утырышы узды.
Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең “Бердәм белем бирү киңлеге: укыту һәм тәрбия сыйфаты өчен яңа мөмкинлекләр” темасы астындагы август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
- Балаларны мәктәпкә тиешенчә җыендыру, аларны барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү – уртак бурычыбыз, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов
Район җитәкчесе Ленар Зарипов бүген, “Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасында иң көчле командалар белән көч сынашып лаеклы 2 урынга ия булган егет-кызларыбыз белән очрашып, аларга рәхмәт сүзләрен һәм ихлас котлауларын җиткерде.
2022 нче елның 11 нче сентябрендә җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар үткәреләчәк. Актаныш муниципаль районында 12 округта депутатлар сайланачак. Актаныш авыл җирлегендә – 2 округта, Аешта – 1, Аккүздә – 2, Актанышбашта -1, Кировта – 5, Иске Сәфәрдә – 1 округта.
Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять дөнья күләмендә көннән-көн кискенләшеп бара. Районда да үзәк хастаханәнең фильтр-боксына мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Көн саен 6-9 кешене кабул итә алар.
Тиздән Казахстанның Семей шәһәрендә зур Сабантуй бәйрәме узачак. Актаныш районы биредә Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк дип күптән түгел хәбәр иткән идек.
Хөрмәтле Актаныш районы халкы! Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне белән ихластан котлыйм!
Самара өлкәсендә йорт кошларыннан алынган биологик материалны лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә кош гриппы вирусының гены ачыкланды.