Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды

2022 елның 26 августы, җомга

Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең “Бердәм белем бирү киңлеге: укыту һәм тәрбия сыйфаты өчен яңа мөмкинлекләр” темасы астындагы август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Киңәшмәдә мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә район башкарма комитет җитәкчесе Зарипов Ленар Рафак улы, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Федоров Семен Петрович, “Менеджмент академиясе” проректоры Мостафина Фәйрүзә Зөфәр  кызы,  оешма җитәкчеләре,  район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре катнашты.

 

Көн тәртибе кысаларында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза  Митҗан кызы “Бердәм белем бирү киңлеге: укыту һәм тәрбия сыйфаты өчен яңа мөмкинлекләр” темасы астында чыгыш ясады. Шулай ук яңа уку елына аяк атлаганда коррупциягә каршы мәсьәләләрне дә искәртеп, кабаттан ассызыклап узды ул.

7 нче балалар бакчасы мөдире Харисова Әлфирә Максут кызы "Сабыйскилс” - мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү проекты буенча, Сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернатының 8а класс җитәкчесе Фардиева Регина Равил кызы – “Ата-аналар белән эш оештыруда сыйныф җитәкчесенең роле” темасына, Советлар Союзы Герое  Хәсән Заманов исемендәге кадет –интернат мәктәбе директоры Ялалов Илсур Индус улы мәктәп эшчәнлеге буенча чыгышлар ясадылар.

“Менеджмент академиясе” проректоры Мостафина Фәйрүзә Зөфәр  кызының кызыклы чыгышы берәүне дә битараф калдырмагандыр. “Балалар, укучылар бәхетле булсын өчен, укытучының бәхетле булуы кирәк,” дип ассызыклады ул һәм гади генә мисалларда укыту-тәрбия юнәлешендә тәҗрибә уртаклашты.  

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зарипов Ленар Рафак улы барлык мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган райондашларыбызны ихластан яңа уку елы белән тәбрикләп уңышлар теләде һәм яңа бурыч һәм максатларны искәртте. 

Шулай ук конференция барышында, яшь буынга белем, тәрбия бирүдә уңышларга ирешкән укытучылар хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International