Актанышта террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2022 елның 26 августы, җомга

Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов катнашында Терроризмга каршы комиссия утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы көненә (30 август), Белем көненә (1 сентябрь)багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында террорчылык янауларын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чараларга багышланган иде. Шулай ук Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлауларны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International