Район җитәкчесе Ленар Зарипов бүген, “Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасында иң көчле командалар белән көч сынашып лаеклы 2 урынга ия булган егет-кызларыбыз белән очрашып, аларга рәхмәт сүзләрен һәм ихлас котлауларын җиткерде. “Гади булырга курыкмагыз, һәрвакытта да үзегез булып калыгыз. Киләчәктә дә шушы бердәм команданы саклап калып тагын да югарырак үрләргә ирешергә язсын!” дип теләкләрен җиткерде ул.