Актаныш районы Казахстанда Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Тиздән Казахстанның Семей шәһәрендә зур Сабантуй бәйрәме узачак. Актаныш районы биредә Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк дип күптән түгел хәбәр иткән идек.
Әлеге чарага әзерлек уңаеннан ТР Премьер-министрның урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов, аның урынбасары Рөстәм Ильясов һәм социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Назил Латыпов бәйрәмне оештыру мәсьәләләре буенча һәм Казахстан вәкилләре белән очрашу уңаеннан Семей шәһәренә сәфәр кылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International