Район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов бүген район үзәгенең 2 кварталында яшәүчеләр белән очрашты.
Узган ел биредә "Безнең ишегалды" программасы буенча шактый эш башкырылган. Әмма эшләп бетәресе мәсьәләләр дә шактый. Халыктан кергән мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәрнең күбесе яшәү өчен уңай мөмкинлекләр булдыруга барып тоташа: утыргычлар кую, кер элү урыннары булдыру, агачлар кисү, йорт алларын чисталыкта тоту, таушалган йорт түбәләрен төзекләндерү һ.б.
"Әлбәттә, әлеге эшләрнең берникадәре финанс чыгымнар сорый, әмма берсе дә эшләмәслек түгел. Һәр сорау теркәлеп барылды. Якын арада аларны хәл итәрбез дип тулы ышаныч белдереп кала алам. Халык белән хакимият арасында тыгыз элемтә булырга тиеш. Беркем дә үзенең проблемасы белән берүзе калырга тиеш түгел. Бергә булып, бердәм булып эшләгәндә генә күп нәрсәгә ирешергә була" , - дип искәртте Ленар Рафак улы..jpg)