Ленар Зарипов: ""Мәктәпкә әзерләнергә булыш" хәйрия акциясендә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтемне белдерәм"

2022 елның 26 августы, җомга

Район җитәкчесе Ленар Зарипов, "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә әзерләнгән 1 нче сыйныф укучыларын әлеге истәлекле көннәре белән тәбрикләп мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итте.

- Балаларны мәктәпкә тиешенчә җыендыру, аларны барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү – уртак бурычыбыз, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов. Бу һәр гаиләнең дә хәленнән килмәскә мөмкин. Ләкин безнең районда бердәм халык яши. Шушы хәйрия акциясенә кушылып, балаларны шатландырган һәркемгә олы рәхмәтемне ирештерәм. Сабыйлар рәхмәте сезгә меңе белән кайтсын, эшләрегез гөрләп барсын! Барлык балалар да яхшы билгеләренә генә тырышып укыр дип ышанам, - дип искәртте ул.

Быел Актаныш районында 260 бала беренче сыйныфка укырга бара. Аларның 37сенә ярдәм күрсәтелә. 2-11 сыйныф укучылары арасында 105 бала яңа уку елына әзерлек буенча адреслы булышлык алды. Шулай итеп район буенча 142 укучының гаиләсенә матди ярдәм күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International