Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты тарафыннан электрон форматта «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча дайджест» җыентыгының 6 чыгарылышы әзерләнде
Актаныш районы суд приставлары 166 башкарма производство башкаруда булган. 7 ай эчендә 71 башкарма производство тәмамланган. Приставлар балигъ булмаганнар файдасына 2,5 млн сумга якын акча түләттергән.
Быел Татарстанда федераль программалар кысаларында мәдәният өлкәсендә сигез проект гамәлгә ашырыла, алар арасында Яр Чаллы шәһәрендә «Мастеровые» драма театрын төзү эшләре дә бар. «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы буенча төзелә торган объектның әзерлеге – 94 процент, һәм аны ачу Татарстан Республикасы көне алдыннан планлаштырыла.
Бу уңайдан хуҗалыкның игенче-механизаторлары өчен зур бәйрәм оештырылды. Әлеге күңелле чарада район җитәкчесе Ленар Рафак улы да катнашты.
17 август көнне Казанда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган финал уеннарда Зәй районыннан "Зәй әбисе", Яр Чаллының "Челны Бройлер", Керәшеннәр җыелма командасы, Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлеге - ПрофКәмит һәм Тукай районы җыелма командасы катнашкан иде. Егет-кызларыбыз сынатмады! Афәрин!
Ленар Рафак улы Сабитовлар гаиләсе белән очрашып, аларга фотоаппарат бүләк итте
Ленар Зарипов: Педагогларның, мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләренең күзләре януын күрү бик куанычлы. Аларның алдагы үсеш буенча планнары, сораулар бар. Әлбәттә, без аларга ярдәм итәчәкбез...
Көн дәвамында 70 кә якын барлык белем учагы күз уңыннан үткәреләчәк
Сезне һөнәри бәйрәмегез –Төзүчеләр көне белән ихластан котлыйм! Төзелешләр икътисадның тотрыклы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Сезнең хезмәт җәмгыяви яктан аеруча зур әһәмияткә ия. Сезнең ярдәм белән районыбыз көннән-көн матурая, үсеш ала. Сезнең хезмәт нәтиҗәсе районыбыз халкының иминлеген, аларның лаеклы тормышын тәэмин итә.
14 август, иртәгә - төзүчеләр көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан районның төзелеш тармагында хезмәт куйганнар, ветераннарыбыз мул табыннар артында җыйналып һөнәри бәйрәмнәрен каршылады.