"Актаныш" агрофирмасы район һәм гомумән республика күләмендә тәүгеләрдән булып урып-җыюны тәмамлады.
Бу уңайдан хуҗалыкның игенче-механизаторлары өчен зур бәйрәм оештырылды. Әлеге күңелле чарада район җитәкчесе Ленар Рафак улы да катнашты.
Бәйрәм Актанышбаш авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләренең театральләштерелгән тамашасы белән башланып китте. Кунаклар уракка төшеп иген иккән тарихи мизгелләрне хәтердә яңартты. Алар артыннан күәтле техникалар кузгалды. Игеннәрне егып, теземнәргә салып, суктырып, артыннан саламын кипләп һәм җирен эшкәртеп килгән трактор һәм комбайннарның иген-кырларны тутырып барганы үзе бер күңелле күренеш, шәһәр парадлары читтә торсын...
Ленар Зарипов, соңгы икмәкне амбарларга озаткан игенчеләрне сәламләп ихластан рәхмәтләрен җиткерде. "Хөрмәтле Рамил Фидус улы, хөрмәтле игенчеләребез! Сезне район һәм Республика күләмендә тәүгеләрдән булып урып-җыю кампаниясен тәмамлавыгыз белән ихластан котлыйм.
Сез иң авыр, иң игелекле һәм иң катлаулы хезмәтләрнең берсен башкарасыз, сезнең кулда – икмәк язмышы. Бары тик җирне яратканда, аңа чын күңелдән бирелгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Югары һөнәри осталыгыгыз, тәҗрибәгез, фидакарьлегегез, ихтыяр көчегез, түземлегегез олы хөрмәткә лаек.
Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең хезмәтчәннәргә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, куанычлы тормыш, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим!" дип рәхмәтләрен җиткерде ул.
Бәйрәм мул табыннар артында, Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният хезмәткәрләренең концерт программасы белән дәвам итте.