Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов. махсус комиссия белән берлектә белем һәм тәрбия бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген карый. Әлегә Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбендә һәм Яңа Әлем мәктәбе белән балалар бакчасында булды ул. Көн дәвамында 70 кә якын барлык белем учагы күз уңыннан үткәреләчәк.
Ленар Рафак улы 15 август көненә, ягъни бүгенгә барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында яңарту-төзелеш эшләрен тәмамлау бурычын куйган иде. Яңа уку елына аяк басканда йогышлы авыруларга каршы санитар куркынычсызлыкны тәэмин итеп, тиешле таләпләрнең үтәлешен тәмин итү зарурлыгын ассызыклады ул. "Ковид әле бетмәде, авырулар чыгып тора, шуңа да, барлык санитар таләпләр үтәлешенә игътибар итегез!" дип искәртте Ленар Рафак улы.