Ленар Зарипов һәм махсус комиссия һәр мәктәп, һәр балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Белем һәм тәрбия бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге ике көн дәвамында барды. Район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов һәм махсус комиссия һәр мәктәп, һәр балалар бакчасының эшчәнлеге белән якыннан танышты.

"Гомумән алганда, белем бирү йортлары балаларны кабул итәргә әзер. Әлбәттә, хәл итеп бетерәсе мәсъәләләр дә бар. Әмма яңа уку елына кергәнче алар уңай хәл ителер дигән өметтә калабыз. Педагогларның, мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләренең күзләре януын күрү бик куанычлы. Аларның алдагы үсеш буенча планнары, сораулар бар. Әлбәттә, без аларга ярдәм итәчәкбез... Яңа уку елында мөгаллимнәребезгә, тәрбиячеләребезгә уңышлар телибез. Алга таба да бердәм булып эшләргә язсын" дип искәртте Ленар Рафак улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International