Бүген күпбалалы Алмас һәм Венера Сабитовлар гаиләсенең күптәнге хыялы чынга ашты. Район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов белән соңгы очрашуда алар фотоаппарат турында хыяллануларын әйткәннәр иде.
Районыбызның иң үрнәк, иң зур гаиләсе тулы канлы тормыш белән яши. Һәрдаим төрле чаралар оештыра, үзләренең иң күңелле мизгелләрен фото һәм видеога төшереп шактый гына бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар. Бүген дә экскурсия белән Актанышка килгәннәр. Шушы истәлекле мизгелләрне мәңгеләштерү йөзеннән Ленар Рафак улы Сабитовлар гаиләсе белән очрашып, аларга фотоаппарат бүләк итте. .jpg)