Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять дөнья күләмендә көннән-көн кискенләшеп бара. Районда да үзәк хастаханәнең фильтр-боксына мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Көн саен 6-9 кешене кабул итә алар.
Ел башыннан медицина күзәтүе астына 2800 дән артык райондашыбыз алынган (шуның эченнән 689 бала). Пандемия башыннан район күләмендә 974 кешедә коронавирус расланды (шул исәптән 105 балада). Бүгенге көндә 2 райондашыбыз өйдә, 1 кеше Яр Чаллы инфекцион госпиталендә дәвалана. “Гомумән алганда, июнь, июль ае белән чагыштырганда, август аенда авыручылар саны кискен артты”, - ди район үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев.
Бу хакта, бүген район хакимиятендә, җирле матбугат хезмәткәрләре катнашында узган брифингта сөйләп узды ул. Әлеге сөйләшүдә «Роспотребнадзор»ның Яр Чаллы шәһәре буенча баш санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова да катнашты. Авыруны кисәтү максатыннан саклык чараларын күрү зарурлыгын, медицина учрежденияләрендә, массакүләм халык җыелган урыннарда битлек киеп, гади санитар таләпләрне үтәп йөрергә киңәш итте.