"Актанышта ал таңнар..."
Актанышта сабантуй җирендә узган чыгарылыш кичәсе быел шулай аталды. Район мәктәпләрен 122 укучы тәмамлады, шуларның 23 е алтын медаль алды. Укучыларыбыз белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга укытучылар да, әти-әниләр дә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Бәйрәм Яшьләр көне белән дә туры килгәнлектән, район халкы да кичке ялын матур аланда үткәрергә ашыкты. Элвин Грей концертын карарга килүчеләр дә мәйданда иде.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары өчен чыгарылыш кичәсе аеруча истәлекле булды. Бердәм дәүләт имтиханнарын бик тә уңышлы тапшырган чыгарылыш укучыларын котларга Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде. Быел гимназияне 22 укучы тәмамлый.
Уку елына йомгак ясап, узган атнада Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре белән очрашты. Киңәшмәдә Казан федераль университетының ситуацион аналитик үзәге директоры Тимерхан Булат улы Алишев катнашып, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең "Хәзерге заман шартларында белем бирү сыйфаты белән идарә итү" темасы буенча белем күтәрү курсларында укуларына анализ ясады, квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырды.
Сөйләшү барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов - җәйге чорда мәктәпләрдә башкарылачак ремонт эшләре, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Роза Имамова җәмәгатъчелек хисабы белән таныштырды.
Начар метеорологик күренешләр:
28 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан көтелә, көндез һәм кич яшен, яшен вакытында җил көньяк-көнчыгыштан, тизлеге 18 м/с кадәр кадәр көчәю куркынычы бар.
һава торышы:
Аязучан болытлы һава.
Вакыты белән яңгыр.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез һәм кич урыны белән яшен.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6º.+11º, көндез максималь һава температурасы + 17 º+22º
РФ Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 апрелендәге 792–р санлы боерыгы нигезендә, тәңгәлләштерү чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларның аерым төрләре исемлеге расланды.
27 июнь көнне «Россия юристлары ассоциациясе" бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»
Бүген - 22 июнь көнендә Актаныш районы үзәгендә Җиңү паркы каршында 1941 нче елгы Бөек Ватан сугышы башлану көнен билгеләп үттеләр. Хәтер һәм кайгы көне митингында җитәкчеләр, оешма учреждение эшчеләре, җәйге лагерьда тәрбияләнүче балалар катнашты. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»
Терлекчелек тармагында май ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәсен Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасы белән таныштырудан башлады (Энгель Нәвап улы ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовтан да шундый эчтәлектәге тәбрикләү телеграммасы алды). Рөстәм Нургали улы һәм шәхсән үзенең исеменнән тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерүдәге хезмәтләре өчен хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә, хезмәтчәннәргә рәхмәт белдерде.
16 июньгә район хуҗалыклары тәүлегенә 200 тонна сөт савуга иреште. Ык буе сабантуена килгән мөхтәрәм кунак Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әлеге күрсәткечне республикада үрнәк буларак бәяләп, рәхмәтен белдергән иде. Җирлекләрдә шәхси хуҗалыкларда савылган сөт күләме белән ул 250 тонна күләмендә. Киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән таныштырды. Май аенда район буенча мал саны 55 кә арткан. Дәүләт программаларыннан һәм районда эшләп килүче юнәлешле ярдәм чараларыннан файдалану нияте белән, авыл халкы нәселле терлекләр ала. Читтән сатып алганда терлек кайтартуда үзәкләштерелгән ярдәм дә күрсәтелә. Авыл кешесе бүгенге көндә малны гаиләсенә өстәмә керем чыганагы буларак асрый. Үзеннән арткан сөтне сата. Сөтнең литрына түләүдә сөт җыючы эшмәкәрләрдә бәяләрдә аерма булганлыктан, җирлекләр мисалында да аерма күзәтелә. Һәр 24 форма киңәшмәсендә түләү бәясенә дә анализ ясала, авыл җирлеге башлыкларына күрсәтмә бирелә. Май ае эш нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында беренче урынны Аеш җирлеге яулады. Авыл башлыгы Айгөл Фазлыкаевага “Ат” сыны тапшырылды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров үз чыгышында, иң элек, Ык буе сабантуенда уздырылган ат чабышына анализ ясап, фикер-тәкъдимнәрен белдерде. Ат чабышларын оештыруда башлап йөргән һәм булышлык күрсәткән “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗановка, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Харисовка, “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнехановка рәхмәтен белдерде. Актаныш районында һәм республикада ат спортын үстерүдәге хезмәтләрен бәяләп, Ык буе сабантуенда ат чабышын оештыручыларның берсе, иганәчелек ярдәме күрсәтүче "Таң" хуҗалыгы җитәкчесе - районда ат спорты федерациясе рәисе Рафис Фәрих улы Миңнехановка Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Рәхмәт хаты тапшырды.
Айдар Әнвәр улы ай дәвамында һәм ел башыннан ирешелгән күрсәткечләргә тукланып, терлек тармагындагы эшчәнлеккә анализ ясады (күрсәткечләр белән Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин). Идарә белгечләренең финанс эшчәнлеге, нәсел эше, терлек сәламәтлеге, фермерлар эшчәнлеге белән таныштырган чыгышларыннан соң, район башлыгы Энгель Фәттахов фикерләрен белдереп, сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, комбайннарны урып-җыюга әзерләү буенча да үзенең күрсәтмәләрен бирде.
Май ае йомгаклары буенча хуҗалыклар арасында беренче урынны “Ташкын” хуҗалыгы алды, җитәкчесе Рәүхәт Салихҗановка Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды.
Ай йомгаклары буенча район башлыгының махсус премиясенә ия булучы алдынгылар: баш зоотехниклар Фәнисә Низамова (“Чишмә”), Фоат Гөбәйдуллин(“Башак”); баш ветеринарлар Әлфәрит Харисов (“Тамыр”), Илназ Әхмәтов (“Чишмә”); ферма мөдирләре Миләүшә Хәйдәрова (“Әнәк” а.ф.), Гөлнара Хисамова, Назиф Шәйхелмәрданов (“Нур Баян”), Нурания Габдуллина (“Башак”), Ирек Гайнетдинов (“Әнәк” а.ф.); фермерлар Зөбәрҗәт Нуртдинова (Түке), Газинур Әмиров, Исфария Яппарова (Чалманарат).