Аеш авыл җирлегенә һәм “Ташкын” хуҗалыгына район башлыгы Энгель Фәттахов “Ат” сыны тапшырды

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Терлекчелек тармагында май ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәсен Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасы белән таныштырудан башлады (Энгель Нәвап улы ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовтан да шундый эчтәлектәге тәбрикләү телеграммасы алды). Рөстәм Нургали улы һәм шәхсән үзенең исеменнән тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерүдәге хезмәтләре өчен хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә, хезмәтчәннәргә рәхмәт белдерде.

16 июньгә район хуҗалыклары тәүлегенә 200 тонна сөт савуга иреште. Ык буе сабантуена килгән мөхтәрәм кунак Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әлеге күрсәткечне республикада үрнәк буларак бәяләп, рәхмәтен белдергән иде. Җирлекләрдә шәхси хуҗалыкларда савылган сөт күләме белән ул 250 тонна күләмендә. Киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән таныштырды. Май аенда район буенча мал саны 55 кә арткан. Дәүләт программаларыннан һәм районда эшләп килүче юнәлешле ярдәм чараларыннан файдалану нияте белән, авыл халкы нәселле терлекләр ала. Читтән сатып алганда терлек кайтартуда үзәкләштерелгән ярдәм дә күрсәтелә. Авыл кешесе бүгенге көндә малны гаиләсенә өстәмә керем чыганагы буларак асрый. Үзеннән арткан сөтне сата. Сөтнең литрына түләүдә сөт җыючы эшмәкәрләрдә бәяләрдә аерма булганлыктан, җирлекләр мисалында да аерма күзәтелә. Һәр 24 форма киңәшмәсендә түләү бәясенә дә анализ ясала, авыл җирлеге башлыкларына күрсәтмә бирелә. Май ае эш нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында беренче урынны Аеш җирлеге яулады. Авыл башлыгы Айгөл Фазлыкаевага “Ат” сыны тапшырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров үз чыгышында, иң элек, Ык буе сабантуенда уздырылган ат чабышына анализ ясап, фикер-тәкъдимнәрен белдерде. Ат чабышларын оештыруда башлап йөргән һәм булышлык күрсәткән “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗановка, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Харисовка, “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнехановка рәхмәтен белдерде. Актаныш районында һәм республикада ат спортын үстерүдәге хезмәтләрен бәяләп, Ык буе сабантуенда ат чабышын оештыручыларның берсе, иганәчелек ярдәме күрсәтүче "Таң" хуҗалыгы җитәкчесе - районда ат спорты федерациясе рәисе Рафис Фәрих улы Миңнехановка Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Рәхмәт хаты тапшырды.

Айдар Әнвәр улы ай дәвамында һәм ел башыннан ирешелгән күрсәткечләргә тукланып, терлек тармагындагы эшчәнлеккә анализ ясады (күрсәткечләр белән Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин). Идарә белгечләренең финанс эшчәнлеге, нәсел эше, терлек сәламәтлеге, фермерлар эшчәнлеге белән таныштырган чыгышларыннан соң, район башлыгы Энгель Фәттахов фикерләрен белдереп, сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, комбайннарны урып-җыюга әзерләү буенча да үзенең күрсәтмәләрен бирде.

Май ае йомгаклары буенча хуҗалыклар арасында беренче урынны “Ташкын” хуҗалыгы алды, җитәкчесе Рәүхәт Салихҗановка Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды.

Ай йомгаклары буенча район башлыгының махсус премиясенә ия булучы алдынгылар: баш зоотехниклар Фәнисә Низамова  (“Чишмә”), Фоат Гөбәйдуллин(“Башак”); баш ветеринарлар Әлфәрит Харисов (“Тамыр”), Илназ Әхмәтов (“Чишмә”); ферма мөдирләре Миләүшә Хәйдәрова (“Әнәк” а.ф.), Гөлнара Хисамова, Назиф Шәйхелмәрданов (“Нур Баян”), Нурания Габдуллина (“Башак”), Ирек Гайнетдинов (“Әнәк” а.ф.); фермерлар Зөбәрҗәт Нуртдинова (Түке), Газинур Әмиров, Исфария Яппарова (Чалманарат).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International