Хөрмәтле авыл хуҗалыгы җитештерүендә хезмәт куючы җитәкчеләр!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, терлекчеләр!
Хөрмәтле фермерлар, шәхси хуҗалыкларында терлек асраучы райондашлар!
Сезнең һәммәгезне дә районда беренче тапкыр тәүлегенә район хуҗалыкларында – 200 тонна, фермерларда һәм шәхси хуҗалыкларда 50 тонна сөт савуга ирешүебез белән тәбрик итәм, ихлас рәхмәтемне, хөрмәтемне белдерәм. Әлеге хезмәтебезгә без еллар дәвамында нәтиҗәле эшләү аша килдек. Дәүләт ярдәмнәреннән файдаланып, республика һәм районның үрнәк эш тәҗрибәсен кулланып, көндәлек туган сорауларны вакытында хәл итеп, районда терлекчелек тармагын үстерүдә максатчан эш оештырып, безгә күрсәтелгән ышанычны акладык, Актаныш игенчесе һәм Актаныш терлекчесе буларак яңа биеклеккә күтәрелдек.
Күркәм уңышыбыз белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш хезмәтчәннәрен тәбрик итте. Әлеге котлауларга кушылып, һәркайсыгызның сөт җитештерүдәге хезмәтләрегезне лаеклы бәялим һәм киләчәктә дә матур хезмәт уңышларына ирешербез дигән ышанычымны белдерәм. Киләчәктә дә эшебез гөрләп барсын, хезмәттә дә, гаиләдә дә үзебезгә җаваплылык алып, күтәренке кәеф, хезмәт дәрте белән сөенеп эшләп, бәрәкәтле тормышта яшик!
Хөрмәтле Энгель Нәвапович!
Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре!
Сезне хезмәт уңышлары белән котлыйм – районда беренче тапкыр тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерелгән. Бу барлык актанышлыларның көйле бердәм эшләве, безнең республикада агросәнәгать җитештерүен үстерү буенча уртак эшкә керткән өлеше. Көндәлек тырыш хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, туган Татарстаныбыз хакына яңа уңышлар һәм казанышлар телим.
Барлык матур эш-гамәлләрегез, изге теләкләрегез тормышка ашсын. Сезгә гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхетле мул тормыш телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов
Хөрмәтле Энгель Нәвапович!
Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре!
Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тарихында беренче мәртәбә тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китте. Актанышлыларны әлеге ирешкән уңышлары белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады.
«Авыл хуҗалыгында хезмәт итү – шуңа омтылыш һәм үзеңне тулысынча шуңа багышлауга әзер булу ул. Төпле җитәкче булганда гына һәм тырышып эшләгәндә генә авыл хуҗалыгы тармагында югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Актаныш районы бу уңышка, максат куеп, бик озак килде һәм бөтен республика өчен лаеклы үрнәк булды.
Актаныш районының хөрмәтле терлекчеләре! Республикабызның һәм илебезнең агросәнәгать комплексы муллыгы өчен үзегезнең көчегезне кызганмыйча, фидакарь хезмәт итүегез өчен сезгә ихластан рәхмәт белдерәм. Алга таба да сез күрсәткән тырышлык, Татарстанның һәм Россиянең алдынгы позицияләрен ныгытып, тагын да югарырак уңышлар китерсен.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тормышыгызда да, эшегездә дә күркәм вакыйгаларның күбрәк булуын һәм матур хыялларыгызның тормышка ашуын телим!
Куйган максатларыгызны һәм билгеләнгән планнарыгызны гамәлгә ашыруда һәрвакыт сезгә уңышлар юлдаш булсын!
Рәхмәт сезгә»!
21 июньдә көнкүреш шартларында гаилә иминсезлеген һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” телефоны эшли башлый. Төп максат - балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау, балаларга яки өлкән яшьтәге гражданнарга карата рәхимсез мөнәсәбәт булдырмау һәм аларны караусыз калдырмау.
“Кайнар элемтә” телефоны буенча белгечләргә ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук балаларның яки өлкән яшьтәге гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
“Кайнар элемтә”телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Гражданнарга Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, хатын-кызлар – депутатлар берләшмәсе «Мәрхәмәт-Милосердие», ТР Прокуратурасы вәкилләре консультация бирәчәк.
25 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Актаныш авылында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская район Советы бинасында гражданнарны кабул итә. Шулай ук халыкны кабул итүдә районның көч структуралары вәкилләре, сәламәтлек саклау, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре катнашачак.
Гражданнарга (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылу кирәк (әлеге номер Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенеке).
Актаныш районында Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында “БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе тарафыннан күңел ачу-мәгълүмати мәйданчык оештырылган иде
Волонтерлар
барлык теләүчеләрне дә мәйданга килергә һәм уеннарда актив катнашырга чакырдылар. Балалар өчен ял зоналары да оештырылды. Традицион милли уеннарда иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнде.
Көндәлек оператив фараз 19.06.2018
16 июнь көнне Актаныш районында Ык буе Сабантуе узды, аны бәйрәм итүдә Татарстанның, Башкортстанның һәм Оренбург өлкәсенең Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан кунаклар катнашты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтай рәисе Константин Толкачев мәртәбәле кунаклар булдылар.
Кунаклар бәйрәм мәйданчыгына бик үк гадәти булмаган ысул белән килеп җиттеләр: юлның бер өлешен җигүле атларда, аннары күлнең бер ярыннан икенчесенә йөзеп киттеләр.
Сабантуй территориясендә импровизацияләнгән татар авылы, "Ак кирмән аланы", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күңел аланы", "Ык буе районнары аланы" һ. б. төрле тематик мәйданчыклар тәкъдим ителде.
III Төбәкара Ык буе Сабан туе-2019 кысаларында 14-15 июнь көннәрендә Актанышта “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигатьнең тарихи үсеше. Актаныш районы:тарихи һәм мәдәни проблемалар” Бөтенрәсәй фәнни-гамәли, тарихи- төбәкне өйрәнү конференциясе уза. Бүген конференция кунаклары Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда теркәлгәннән соң секция эшендә катнаштылар. Казан, Уфа, Оренбург, Волгоград, Йошкар –Ола, Омск шәһәрләре, Татарстан, Башкортстан, Пермь өлкәсе районнарыннан килгән төбәкне өйрәнүчеләр беренче һәм икенче санлы Актаныш мәктәпләре, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, технологик техникум базасында, “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге һәм “Туган як” музеенда чыгыш ясадылар.
Актаныш районында төбәкне өйрәнүчеләр конференциясе делегатлары Агыйдел буенда – фоторепортаж.