25 июнь көнне Актанышта Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итә

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

25 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Актаныш авылында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская район Советы бинасында гражданнарны кабул итә. Шулай ук халыкны кабул итүдә районның көч структуралары вәкилләре, сәламәтлек саклау, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре катнашачак.

Гражданнарга  (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылу кирәк (әлеге номер Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенеке).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International