Актаныш районында төбәкне өйрәнүчеләр конференциясе делегатлары Туган як музеенда – фоторепортаж.
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик Альберт Борханов җитәкчелегендә 14-15 июнь көннәрендә төбәкне өйрәнүчеләрнең фәнни-гамәли конференциясе уза.
Очрашу Актанышта үтәчәк Ык буе бассейны регионы төбәкара Сабантуе кысаларында шушы төбәк табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясенә әзерлек уңаеннан оештырылды.
Республиканың төбәк тарихын өйрәнүчеләре тарафыннан күләмле эшләр башкарылды: фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды, авыллар тарихы буенча китаплар басылып чыкты.
14 июнь көнне Актаныш конференция делегатларын кабул итте. Алар Актаныш белән танышты.
15 июнь иртәннән секцияләрдә эшчәнлек башланды. Пленар өлеш 14 сәгатьтә.
Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортка истәлек тактасы куйдылар. Мемориаль такта җырчының 2002 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты адресы буенча урнаштырылды.
Актанышыбызның, Татарстанның, татар дөньясының моң патшабикәсе Әлфия Авзалова безнең белән, безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә. Җыр белән, моң белән безне алга дәшә ул. Үзе кебек үк яшьнәп яшәргә, кешеләрне, тормышны яратырга һәм һәрвакытта да бергә, бердәм булырга! Гади һәм бөек татар хатын-кызын хөрмәтләп, Казанда Туфан Миңнуллин урамында мемориаль такта кую тантанасында бүген якташыбыз - Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, татарларны матур һәм күркәм эшләр белән танытып, данлап яшәүче Энгель Фәттахов катнаша.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»
Кадерле актанышлылар!
12 июнь - барыбыз өчен дә аеруча истәлекле көн, ул - безнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге, аның иминлеге өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында уйланып, нәтиҗә ясый, киләчәккә бурычлар билгели торган көн. Без барыбыз да Россияне, Татарстанны ирекле, көчле, бөек, тотрыклы ил, республика итеп күрергә телибез.
Без икътисад, мәдәният, спорттагы уңышларга омтылу белән үзебезнең иминлегебез турында гына кайгыртып калмыйча, үз илебезгә дан һәм абруй да китерәбез. Безнең районның барлык уңышларында, иң беренче чиратта, сезнең хезмәтегез, кадерле якташлар, райондашлар. Уртак көч белән без туган як һәм Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына ирешәбез.
Чын күңелдән сезгә тынычлык, бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларда уңышлар телим!
Бүген – 11 июнь көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә махсус комиссия район хуҗалыклары басуларын карап, игеннәрнең торышына бәя бирде. Һәр хуҗалык җитәкчесе, баш агроном, баш инженер һәм чәчүдә катнашучы механизаторлар белән бергәләп сөйләшеп, һәр басуга анализ ясап, җәй буена эшлисе эшләр планлаштырылды.
Басу карау иртәнге сәгать биштә “Тамыр” хуҗалыгыннан башланды һәм кичкә кадәр дәвам итте. Авыл хуҗалыгы идарәсе әзерләгән маршрутка хуҗалыкларның иң әйбәт басулары да, игътибар җитми, күз уңыннан читтәрәк калган басулары да кертелгән иде. Игеннәр әйбәт шытым биргән. Дым да бар. Һава температурасы да уңай. Анысы, әлбәттә, сөендерә. Энгель Нәвап улы район хуҗалыклары басуларындагы уҗымнарның торышына анализ ясап, үзенең фикерләрен дә белдерде:
-Районыбыз басуларын карап, язгы чәчү сыйфатына бәя бирдек. Быелгысы елда басулар бик матур уңыш вәгъдә итә. Чисталыгы һәм куелыгы да, тукландыру да канәгатьләнерлек. Матур басулар “Әнәк”, “Чишмә” агрофирмасында, “Тамыр”, “Таң”, “Наратлы”, “Ташкын”, “Чишмә”, “Нигез” хуҗалыкларында. Көнъяк-көнчыгыш хуҗалыклар “Алга”, “Эконом”да явым-төшемнәрнең азрак булуы борчый. Шулай булуга карамастан, ул хуҗалыкларда да басуларның торышы әйбәт.
Арпа басуларын тукландырасы бар. Кукуруз араларын эшкәртеп бетерергә кирәк кайсыдыр җирлектә. Гирбицид белән дә керәсе бар. Һәм беренче катны чабып алып, күпьеллыклардан сыйфатлы азык салырга кирәк. Төп бурычлар болар безнең. Һәр сәгать, һәр минутның кадерен белеп эшләүче игенчеләргә бик зур рәхмәт, милли бәйрәмебез сабантуйларны күтәренке күңел, бәйрәм рухы белән каршы алабыз.
7-9 июнь көннәрендә Актаныш авыл җирлекләрендә узган сабантуйлар арасында быел “Олы җыен” бәйгесе узды. “Иң милли сабантуй” үткәрүче авыл җирлекләре алдан билгеләнгән критерийлар буенча балл системасы белән бәяләнде. Сабантуй мәйданының төзеклеге, сабантуй капкасы, милли бизәлеше, милли киемнән катнашу, сабантуй программасының тарихи пролог белән башлануы, хезмәт алдынгыларын, сабантуй батырларын хөрмәтләү, бизәлгән милли тарантас, нәсел шәҗәрәләре, һөнәрче осталар аланы – һәммәсе балл системасы белән бәяләнеп, иң югары бәя 125 балл булырга тиеш иде. Барлык мөмкинлектән Иске Байсар сабантуе 122 балл җыеп, беренче урынга чыкты. Әтәс – 118, Чалманарат – 115, Уразай – 111, Актанышбаш, Теләкәй – 108, Яңа Әлем – 103, Иске Кормаш – 102, Такталачык 99 балл җыйды.
Һәр сабантуйда җирле һәм чакырылган артистлар концерт номерлары күрсәттеләр, спорт ярышлары, традицион уеннар, милли көрәш уздырылды, ат чабышы булды, балалар өчен уен урыннары да күркәм иде, алдынгы оешмалар, авыл җирлекләре һәм аерым шәхесләр бүләкләнделәр. Һәр җирлек яңалык кертергә омтылды. Уразайда, мәсәлән, ат чабышларына игътибар зурдан булса, Чалманаратта – мотоблоклар, Такталачыкта машиналар ярышты.
Начар метеорологик күренешләр
Сөн буе Сабан туе узган ел ук милли бәйрәмне көтеп алучылар күңелендә абруй яулады. Шуңа күрә быел кайчан булачагы, анда нинди артист чакырылуы турында интернет челтәреннән дә, үзара сөйләшүләрдә дә гел кызыксынып торды халык. Быелгы Сөн буе Сабан туе аеруча күңелле булды. Олысына да, кечесенә дә, кесәсе калынына һәм калын булмаганына да бердәй ошагандыр. Узган җомгада Сөн буе Сабан туе район Сабантуйларына старт бирде.
Узган атна ахырында авыл җирлекләрендә, кече авылларда Сабантуйлар гөрләде. Сөн буе Сабан туе көнне, 7 июньдә иртәнге якта “Сөн елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Чишмә, Меңнәр татар авыллары: тарихи һәм мәдәни проблемалар” дип исемләнгән фәнни-гамәли, төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган конференция узды. Конференция Бөтендөнья татар конгрессы һәм Актаныш муниципаль районы тарафыннан оештырылды.
Чишмә, Меңнәр авылларына багышланган конференция беренче тапкыр үткәрелде. Шулай булуга карамастан, катнашучылар актив булды. Үзебезнең Актанышның төбәкне өйрәнүчеләре белән бергә, Татарстанның Азнакай, Минзәлә районнарыннан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, күрше Башкортстаннан килүчеләр тарихи серләрне чишәргә тырышты.