Сөн буе Сабан туе узган ел ук милли бәйрәмне көтеп алучылар күңелендә абруй яулады. Шуңа күрә быел кайчан булачагы, анда нинди артист чакырылуы турында интернет челтәреннән дә, үзара сөйләшүләрдә дә гел кызыксынып торды халык. Быелгы Сөн буе Сабан туе аеруча күңелле булды. Олысына да, кечесенә дә, кесәсе калынына һәм калын булмаганына да бердәй ошагандыр. Узган җомгада Сөн буе Сабан туе район Сабантуйларына старт бирде.
Меңнәр авылына илтүче асфальт юлдан машиналар ташкыны кичкә кадәр Сөн буена агылды. Сабантуйга елга аша салынган бизәкле басма аша чыгасы. Су өстен бизәп фонтан ата. Елга буйлап, дулкыннар уйнатып катамаранда бер әйләнеп килсәң дә була. Сабантуй капкасыннан эчкә үтүгә нарат, чыршы, каен агачлары уратып алган искиткеч матур табигать аланы каршылый. Балаларның күңелен ачарга аттракционнар, биек таулар, фотога төшәргә буар елан, тәвә кош һәм тагын әллә ниләр бар монда. Төп мәйдандагы урындык, эскәмияләрдә урыннар инде күптән алынып беткән. “Чишмә” агрофирмасының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү бәйрәме дә әле ул Сөн буе Сабан туе. Бәйрәм флагын кыр батыры Әнис Әхнәпов һәм алдынгы савымчы Гөлназ Сәлимгәрәева күтәрде. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов агрофирманың иң югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән механизаторлар, шоферлар, амбар алды эшчеләре һәм чәчүчеләр, терлекчеләр, белгечләргә Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырды.
-Сөн - Башкортстанның Шаран районыннан башланып, Бакалы, Илеш районнары аша ага, аннан Татарстанның Актаныш төбәгенә килеп җитә, Агыйдел елгасына коя торган бик матур елга. Сөн буе ярында яшәгән халыклар Башкортстандамы, Татарстандамы- бер халык. Элек-электән әби-бабаларыбыз аралашып гомер иткән, кыз бирешкәннәр, туганлашканнар. Бүген без дә бу традицияләрне дәвам итәбез. Сабантуй - кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә торган бәйрәм. Игенчеләребез быел да “Актаныш игенчесе” дигән исемгә тап төшермичә, бик матур итеп язгы кыр эшләрен башкарып чыктылар. Аллаһы Тәгалә һава шартларын бик уңай бирде. Яңгыр да вакытында яуды, кояшлы көннәре белән дә сөендерде. Басулар мул уңыш вәгъдә итә. Исән-имин игеннәрне җыеп алырга да язсын. Терлекчеләр 200 тонна сөт савып югары күрсәткечләргә ирешү алдында тора. Шәхси сектордан 50 тонна сөт җыела. Бу саннар артында зур хезмәт һәм көндәлек батырлык ята. Болар барысы да матур итеп бәйрәм итәргә мөмкинлек бирә. Актаныш - милләтне, гореф-гадәтләрне саклап матур итеп эшли дә, шул ук вакытта матур итеп ял да итә белә торган төбәк. Милли Сабантуйлары татар халкына хас булган матурлыкны, батырлыкны киләчәк буынга тапшыру бәйрәме, йоласы да ул. Райондашларга, милләттәшләргә җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек теләп чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, - дип, Сабантуйны ачты Энгель Нәвап улы.
Башкортстанның Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин да Сөн буе Сабан туе кунакларын котлады. Ул “Чишмә” агрофирмасы уңганнарына атап алып килгән бүләкләрен тапшырды. Илеш районының “Мирас” халык милли уен кораллары ансамбле чыгышы ут күршеләребезнең кайнар сәламе булып яңгырады. Дүртөйле, Бакалы, Шаран районнары вәкилләре дә бәйрәмне ямьләде. Башкорт дуслар белән бергә үзебезнең Актаныш районы сәнгатькәрләре, балалар, яшьләр, сәхнә ветераннары милли моңнарны, биюләрне - халкыбыз хәзинәсен мәйданда күрсәтеп халыкны ял иттерде. Берочтан капчык сугышы, чүлмәк вату, авыш баганага менү, капчык киеп йөгерү ярышларын карадык. Тәвәккәлләр бәйгеләрдә катнашып җиңүче булды. Татарча көрәш - Сабантуйның иң югары ноктасы. Район мәктәпләрендә укучы көрәшчеләрдән алып дөньякүләм батыр калган егетләргә кадәр бил алыштылар Сөн буе Сабан туенда. Беренче, икенче, өченче урын алучыларның һәммәсе зур сәхнәдә хөрмәтләнде. Баш батыр булып Азат Габдрәшитов танылды. Аның иңнәренә тәкә салганда һәр көрәшче, аеруча укучы малайлар, мин дә тәкә алганчы көрәшәчәкмен, дигән максат куйгандыр.
Сөн буе Сабан туена чакырылган Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев мәйданга чыгуга бар халык, яраткан җырчысын якыннанрак күрергә теләгәндәй, сәхнә тирәсенә җыелды. Тамашачылар кичкә кадәр артистка кушылып җырлады, көчле алкышлар белән рәхмәтен белдерде.
Әнвәр фикерләре белән дә уртаклашты:
-Сөн буе Сабан туе – Татарстанда мин чыгыш ясый торган беренче Сабантуй. Бүген халык бик күп җыелган. Мәйданның энергетикасы-искиткеч! Киләчәк көннәребез бүгенгедән дә матуррак булсын! Татар һәм башкорт халкы кебек башка тугандаш халыкны белмим. Сөн буе Сабан туе- безнең дуслыкны күрсәтә торган бәйрәм. Гомере озын булсын!
Сөн буе Сабан туе бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Автор - Ләйсән Газизова