7-9 июнь көннәрендә Актаныш авыл җирлекләрендә узган сабантуйлар арасында быел “Олы җыен” бәйгесе узды. “Иң милли сабантуй” үткәрүче авыл җирлекләре алдан билгеләнгән критерийлар буенча балл системасы белән бәяләнде. Сабантуй мәйданының төзеклеге, сабантуй капкасы, милли бизәлеше, милли киемнән катнашу, сабантуй программасының тарихи пролог белән башлануы, хезмәт алдынгыларын, сабантуй батырларын хөрмәтләү, бизәлгән милли тарантас, нәсел шәҗәрәләре, һөнәрче осталар аланы – һәммәсе балл системасы белән бәяләнеп, иң югары бәя 125 балл булырга тиеш иде. Барлык мөмкинлектән Иске Байсар сабантуе 122 балл җыеп, беренче урынга чыкты. Әтәс – 118, Чалманарат – 115, Уразай – 111, Актанышбаш, Теләкәй – 108, Яңа Әлем – 103, Иске Кормаш – 102, Такталачык 99 балл җыйды.
Һәр сабантуйда җирле һәм чакырылган артистлар концерт номерлары күрсәттеләр, спорт ярышлары, традицион уеннар, милли көрәш уздырылды, ат чабышы булды, балалар өчен уен урыннары да күркәм иде, алдынгы оешмалар, авыл җирлекләре һәм аерым шәхесләр бүләкләнделәр. Һәр җирлек яңалык кертергә омтылды. Уразайда, мәсәлән, ат чабышларына игътибар зурдан булса, Чалманаратта – мотоблоклар, Такталачыкта машиналар ярышты.