Начар метеорологик күренешләр: төнлә, көндез һәм кич 11 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә көнбатыш җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе белән яшен, урыны белән боз явуы көтелә.
Татарстан Республикасы буенча һава торышы:
Алмашынучан болытлы һава.
Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, боз.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+18 º.
Көндез максималь һава температурасы +25..+30 º.