27 июнь көнне «Россия юристлары ассоциациясе" бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә. Чара эш көне дәвамында республиканың район һәм шәһәрләрендә 8 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр) "БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә; "БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең район (шәһәр) бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә; Россия юристлары берлегенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә үткәрелә. Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтелә.