ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Европа Советының Парламент Ассамблеясе Россия делегациясенең вәкаләтләрен раслады. 96 Европа парламентарийлары Россия делегациясе вәкаләтләрен раслау турындагы резолюцияне хуплады, 44 каршы булды, 7се хупланды.

Җитеш тормышта яшәгән халык район җитәкчелегенә  әллә ни яңа  моң-зар  ирештермәде. Аларның бар теләге – чиста суга тиенү һәм Түмерҗә авылына каты өслекле юл салдыру. Бу проблемалар шактый еллар “ияреп йөри” инде җыелышларда. Соңгы елда төрле сәбәпләр аркасында еш алышынган җирлек башлыклары да бу мәсьәләләрне  “үле ноктадан” кузгатып җибәрер өчен аз тырышмады. Инде якын киләчәктә сулы да, юллы да булырсыз кебек, күпкә түзгәнне азга түзегез инде, такталачыклылар.

Ыгы-зыгы вакытында еш кына без товарны уйламыйчарак, ашыгып сатып алабыз. Әйтик, сәүдә үзәгенең бер бүлегендә сатып алучы үзенә туры килә торган кызыл күлмәк тапкан. Ләкин өенә кайтып, үзен көзгедән күргәч, туташ күлмәкнең үзенә килешмәгәнлеген аңлаган – артык җете булып чыккан. Туганнары да, тәнкыйть утына тотып, аның шикләрен таратып салган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына кулланучы телевизорның гарантия ремонтына бәйле рәвештә консультация ярдәме күрсәтүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Аны: "Гарантия ремонты вакытында башка телевизор бирелергә тиешме?" – дигән сорау кызыксындыра иде.

Хуҗабикәләребезнең күбесе урын-җир кирәк-ярагын даими алыштырып-юып тора, ә менә мендәрнең чисталыгы турында әлләни уйламый. Шул ук вакытта экспертлар күпчекне елына кимендә бер тапкыр, ә иң яхшысы – өч-дүрт айга бер тапкыр чистартырга киңәш итә.

Мал асрауга бер тотынган авыл кешесе бу шөгылен гомер буе ташламый инде – монысы бәхәссез. Өстәвенә, хуҗалык белән аңлашып эшләү булганда, сыйлы тормышта яшәү күпкә җиңелрәк тә.

- Шәхси секторда күпләп мал асраучыларны кабат колхозларга кайтарып булмаячак. Шуңа күрә безнең максат – аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итү, - диде бу нисбәттән Энгель Фәттахов.

Актаныш муниципаль районы селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе итеп Гөлнара Фәгыйль кызы Загртдинова билгеләнде.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Җирлек башлыгы Илфар Салихҗановның чыгышына карата сораулар тумады, ахырдан, авылдашларыннан гафу үтенгәндәй, быел авырып, эшкә күп тапкырлар чыга алмадым, планлаштырган эшләр үтәлеп бетмәде инде, диде ул. Башлык шулай дигәч, аккүзлеләр, авыл җирлеге Советының һәм башкарма комитетының эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип, бердәм кул күтәрде. Район Советы рәисе Рәйхан Галимҗанованың да колачлы чыгышын сабыр гына тыңлап утырдылар. “Сораулар бармы?”- диюгә, беренче булып Михайловкадан килгән ханым күтәрелде. Шушы мизгелне көткән бит залдагылар.

Районыбызның иң абруйлы бәйрәмендә – алдынгылар җыенында 450дән артык Актанышның хезмәт сөючән кешесе хөрмәтләнде. Шунысы игътибарга лаек, сәхнәгә күтәрелгәннәрнең 200дән артыгы – авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/d-4qBDD8Y_U  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Бәйрәм төсе алган гаилә мәктәбе дәресендә район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе катнашты. Ул Лилия һәм Рим Хисматуллинар гаиләсен өченче сабыйлары туу вакыйгасы белән тәбрик итеп, аларга бәхетле тормыш теләде.Район башлыгы бәхетле гаиләгә  Солтанның   туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International