ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Актанышның үзәк китапханәсенә  яңа җитәкче тәкъдим ителде. Хәзер әлеге учреждение белән Лилия Хәмидуллина җитәкчелек итәчәк.

узмәшгүль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе  буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле  рәвештә  керергә хокуклы

Алдынгылар җыенында 2019 нчы елда Россия һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешкән коллективлар һәм аерым хемәткәрләр билгеләнеп, аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Актанышта үткән алдынгылар җыенында аерым һөнәр ияләре арасында 2019 нчы елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгыларына “Үз һөнәренең остасы” дигән дәрәҗәле  исем бирелде.

Аларга символик сын һәм  акчалата премияләр тапшырылды. Әлеге исемгә лаек затларның  фоторәсемнәре  районның Почет тактасында урын алачак. 

Татарстан Республикасы территориясендә:

29 гыйнварда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Киров авылында яшәүче Корбангали Хафизов умартачылык белән уңышлы шөгыльләнә. Киров авылында яшәүче Корбангали Хафизов умартачылык белән уңышлы шөгыльләнә. ”Алдынгылар җыены-2019” күргәзмәсендә Корбангали Хафизов умартачылыкның бар төр продукциясе белән катнашты.

 Бу хакта тулырак https://youtu.be/7jAQHrMOKDk сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

 

"Алдынгылар җыены-2019" күргәзмәсендә "Фәрдиева" КФХ да катнашты.

  Бу хакта тулырак https://youtu.be/AWFuf-If4u4 сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Хезмәт кешесенә хөрмәтне гәүдәләндергән чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, “Ресурс-Холдинг” Ягулык-Энергетика Ассоциациясе башкарма директоры Рушад Мостафиннар катнашты.  

"Алдынгылар җыены-2019" Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда күргәзмә белән башланды.

  Бу хакта тулырак https://youtu.be/TLHlN57aa4E сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Пристане, пекарнясы, гөрләп торган совхозы, укучылары сыйныфларга сыймаган мәктәпле, клублы авыл булган ул Татар Ямалысы. Туксанынчы елларда “Переспективасыз” дигән тамга тагылган да, шуннан соң эшләр кирегә тәгәри башлаган. 2019 елда Бүләк, Буазкүл, Татар Ямалысын берләштергән җирлектә өч бала туган, унөч кеше вафат булган. Гаилә дә кормаганнар, аерылышмаганнар да. Йорт та салмаганнар, терлек тә алмаганнар. Әллә йоклаганнар шунда?! Бүген булып узган хисап җыенында өлкән яшьтәге агай бу хакта авылдашларына, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗановага ачынып сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International