АКТАНЫШТА - АЛДЫНГЫЛАР ҖЫЕНЫ: Актаныш үзенең хезмәт сөйгән кыз һәм улларын хөрмәтләде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 28 гыйнвар көнне,  Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда  Актанышның иң дәрәҗәле чараларының берсе – алдынгылар җыены үтте. Актаныш 2019 елда нәтиҗәле эш күрсәткән кыз-улларын быел да зурлады, аларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Хезмәт кешесенә хөрмәтне гәүдәләндергән чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, “Ресурс-Холдинг” Ягулык-Энергетика Ассоциациясе башкарма директоры Рушад Мостафиннар катнашты.  

Бу көнне үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре  барлыгы 437 райондашыбыз сәхнә түренә күтәрелеп, аларга тырыш хезмәтләре белән район һәм туган авыллары үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде, уңганнарга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International