Пристане, пекарнясы, гөрләп торган совхозы, укучылары сыйныфларга сыймаган мәктәпле, клублы авыл булган ул Татар Ямалысы. Туксанынчы елларда “Переспективасыз” дигән тамга тагылган да, шуннан соң эшләр кирегә тәгәри башлаган. 2019 елда Бүләк, Буазкүл, Татар Ямалысын берләштергән җирлектә өч бала туган, унөч кеше вафат булган. Гаилә дә кормаганнар, аерылышмаганнар да. Йорт та салмаганнар, терлек тә алмаганнар. Әллә йоклаганнар шунда?! Бүген булып узган хисап җыенында өлкән яшьтәге агай бу хакта авылдашларына, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗановага ачынып сөйләде.
.jpg)
Йоклавын йокламаганнар, авылда яшьләр калмый, әти-әниләре олыгаеп барса да, яннарына яшәргә кайтырга теләми шәһәргә киткән кыз-уллар. Югыйсә, Ямалыныкы кебек искиткеч бай табигатьле авыл кайда гына бар икән?

Әнә бит Агыйдел ярына тезелеп киткән ике катлы ял өйләрен Ямалылар түгел, читләр килеп салган.

Читләр килеп ял итә, читләр хуҗа Агыйдел буйларына. Ямалының Рузил белән Айсылу гаиләсе караучы булып бу урам хуҗаларына эшкә кергәннәр.

Килүчеләр, чиста авыл хуҗалыгы продукциясе дип, Ямалыдан итен-сөтен, катык-маен алып китә. “Бездә дүрт кибет эшли, алардан да күпләп ризык сатып алалар, анысы да безгә файда”,- дип юана авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев. Үз-үзебезне юата торгач, авылсыз калмыйк тагын! Узган ел безнең җирлектә бер генә дәүләт программасыннан файдаланучы булмады, дип хисап тотты авыл башлыгы.

Сез аңлатмагач, сез юл күрсәтмәгәч, 50 күркә, 250 шәр каз һәм үрдәк, өч сыер, сигез сыер асрап өйдән дә чыкмаган Зөлфия белән Марат каян белсеннәр бу яңалыкны?
Ярый инде Чаллыга барып кош итләрен сатарга ярминкәгә җибәргәнсез, моның өчен Зөлфия ханым олы рәхмәт әйтә сезгә.
Бар алар Ямалыны яшәтүчеләр. Бүләк авылында Фликс Әхмәтовның фермер хуҗалыгында 105 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 41е савым сыеры.

Пилорамасы, тракторлары, йөк машинасы, тагылма кораллары булган хуҗа туган авылының юлына кар төшерми, чистартып торуны үзенең бурычы итеп саный икән. Алдагы елларда терлек баш санын арттыруда дәүләт ярдәменнән дә файдаланган.

Иң мөһиме- улларында авыл тормышына мәхәббәт тәрбияли алган. Улы Рузил белән килене Эльвира сөт һәм итне Чаллыдагы ГЭС базарына илтеп сатарга өйрәнгәннәр, Актаныштагы бер ярминкәне дә калдырмыйлар.

Авылның имам-хатыйбы Назил абый белән җәмәгате Ләйлә апа бакча тутырып кәбестә утыртуны җайга салганнар.

Былтыр Актанышта “Арыслан” күмәртәләп сату кибетенә куеп сатканнар. Быелга 3-4 тонна кәбестә шул көе диярлек.
.jpg)
Ара-тирә чиләкләп, тозлап та куялар, анысын чират торып алалар.

Авыл урамы белән капка шакып китсәк, бер генә хуҗаның да тик тормавын күрәсең. Алар белән сөйләшергә, аралашырга гына кирәк.
Ямалы җирлегендәге 346 хуҗалыкны күздән генә түгел, күңел аша кичерсәк иде, хөрмәтле җитәкчеләр! Эш яшендәге 321 кешенең читкә китеп 201е эшли икән. Бу да уйландыра торган сан.
Хисап киңәшмәсенә килгән өлкәннәр буасын ерган ташуга охшап калды. Берсе арты берсе күтәрелеп район җитәкчеләренә сорауларын юллады: гомумгамәли табибның Такталачыкныкы түгел, Актаныш хастаханәсенеке булуын тели алар.

Кичләрен авылның караңгылыкка чумуы, авыл уртасындагы күперне капиталь төзекләндерү, Агыйдел буендагы болыннарда ял итүчеләрдән калган чүп-чарның очып йөрүе, су торбаларын яңарту, зиратны коймалау- барысы да, җиң сызганып тотынганда, хәл итә торган мәсьәләләр.

Район Советы рәисе Рәйхан Галимҗанова җирлек җитәкчелегенә депутатлар белән бергә халыкның фикерен тыңлап, авылның киләчәген билгели торган план төзергә, соңыннан шуның буенча ныклы адымнар ясарга кирәк, дип, эш тәртибен аңлатты.

Бүген планың булганда, җае да, маясы да табыла аның. Яшәргә кешесе генә булсын авылның-авылкайның!
