ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Алар үзләренең хәләл хезмәтләре белән яңа үрләр яулый, осталарның даими клиентлары, заказ бирүчеләре бар. Үзмәшгульләр арасында яшьләр белән беррәттән өлкән даирә вәкилләренең булуы да сөендерә. Заманча яшәүгә омтылулары белән  игътибарга лаек алар.

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты  хәбәр итә.

Актанышның 57 бистәсендә гомер кичерүче Вәлиевлар да бүген күпләп терлек асрауга йөз тота. 13 февраль көнне аларның яшәеше белән район башлыгы Энгель Фәттахов, Актаныш авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов танышты.

Бүген инде ярымшәһәрләнеп беткән Актанышның үзендә дә мал асрап көн күрүчеләр бар. Андыйларның ихатасында терлек мал-баш саны дистәләр белән исәпләнә.


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2020 елның 14 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән бераз кар.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба 3-8 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -11..114. Көндез максималь һава температурасы -6..9. Юлларда бозлавык.

Илгизәр Галиев исеме райондашларыбызга яхшы таныш, хәер, юл өстеннән күренеп торган йорт-җире, каралты-курасы да үтеп-сүтеп йөрүчеләрдә соклану уятмый калмыйдыр. Илгизәр Әүхәди улы менә ун еллап инде тимерчелек белән шөгыльләнә.

 

«Комсомольская Правда» нәшрият йорты вәкиллеге тарафыннан «100 ел эчендә Татарстанның 100 легендар бренды» проекты тормышка ашырыла.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

ТАССРның 100 еллык бәйрәмен каршылап республикада  бик матур традициягә нигез салынды. Бүген Актаныш районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегенең махсус залында өч гаиләгә юбилей бүләге тапшырылды.

Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан  мәхшәрен соңгы сулышларына кадәр оныта алмаган райондашларыбызның кайтавазы булып, 2018 елда Актаныш районына тәүге Хәтер колоннасы кергән иде. Якын-тирә күршеләр генә түгел, бездән шактый ерак урнашкан районнарда яшәүче әфганчы-интернационалист – ветераннар да, безнекеләрнең чакыруын кабул итеп, вафат булган әфганчыларның туган нигезләренә истәлек такталары урнаштырып, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә үз өлешләрен кертте.  Әлеге сугышны үткән каһарманнар өчен бу – кәгазьгә язылмаган канун,   алар өчен ул– вафат булган хезмәттәшләре алдында изге бурыч. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International