ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

11 февраль көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак мәсьәләсе, янгыннан соң йорт төзү, гаилә хәле, опекунлык итү, хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары буенча булды.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 11 февраль  көнне, Киров  авыл җирлегендә халык җыены узды.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 10 февралендә, гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча  «Кайнар элемтә» ачыла.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

"Кайнар элемтә" телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

 «Татарстан чаңгы юлы- 2020” бәйгесендә Актаныш балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм башлангыч мәктәптә укучы 119 бала катнашты. Җиңүчеләрне кызлар һәм малайлар арасында, өч яшь аралыгында билгеләделәр.

Актаныш районын Татарстан АССР-ның – халык, РСФСР атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әлфия Авзалова тәкъдим итә.Шул нисбәттән райондашларыбызны үзебезнең атаклы якташыбызны зурларга чакырабыз.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына отчет бирү буенча яңа формасы тапшыру турында эш бирүчеләргә искәртә.

Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен эш бирүчеләр 2020 елның 15 февраленә кадәр эшкә урнаштыру, бер вазыйфадан икенчесенә күчерү, эштән азат итү кебек нинди дә булса кадрлар чаралары башкарылган хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны Пенсия фондына беренчеләрдән булып тапшырырга бурычлы.

2015 елда президент сайлаулары нәтиҗәләре Р.Н.Миңнехановның социаль-икътисади һәм мәдәни сәясәтен гомумхалык тарафыннан тануы булды.

Бүген Татарстанда алдынгы икътисади үсеш, алга таба инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру, заманча социаль инфраструктура төзү, XXI гасыр кешесенә лаек булган мәсьәләләр өстенлекле булып тора. Игътибар үзәгендә-кешеләрнең иң мөһим ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре, иң беренче чиратта Стратегия-2030ны, 40 республика программасын үтәү белән бәйле кыю һәм амбициоз планнар, милли проектларны гамәлгә ашыру буенча көчәйтелгән чаралар.

Бүген инде Актаныш икмәк комбинаты 100 төрдән артык продукция җитештерә, төп ассортимент кулланучылар сорау-ихтыяҗы нигезендә төзелә. Иң зур мактанычлары – продукциянең экологик яктан чиста, бернинди консервант кушылмаган булуы.

Запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауны алып бару буенча эш сыйфатын камилләштерү һәм яхшырту максатларында, район авыл җирлекләрендә, предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә бәйге игълан ителде. 2019 ел нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнары арасында җиңүчеләр билгеле булды.

Районның мобилизацион әзерлеген тәэмин итүдә, тырыш хезмәте һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткәне өчен, район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Мөхәммәтдинов Дилүс Зөлфәт улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шимбә киңәшмәсендә тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International