Районның мобилизацион әзерлеген тәэмин итүдә, тырыш хезмәте һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткәне өчен, район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Мөхәммәтдинов Дилүс Зөлфәт улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шимбә киңәшмәсендә тапшырды.