Актаныш районын Татарстан АССР-ның – халык, РСФСР атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әлфия Авзалова тәкъдим итә.Шул нисбәттән райондашларыбызны үзебезнең атаклы якташыбызны зурларга чакырабыз.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. "Үз якташың өчен тавыш бир! - дип атала ул. Райондашлар, 45 кешенең берсе - якташыбыз Әлфия Авзалова. Бергәләп тавыш бирик.
"Республиканың һәр районында үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. Шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — бу гасыр дәвамында республиканы алга этәргән кешеләр", диелә сайтта.
Республиканың һәр районыннан 45 кандидатның берсе өчен тавыш бирергә мөмкин.
Шушы адрес буенча кереп, проголосовать дигән сүзгә басарга кирәк.
Исемлектәге “Актанышский район: Альфия Авзалова (1933 - 2017 гг.), российская и татарская певица” дигән урынга басып, үз тавышыгызны моң патшабикәсе Әлфия Авзаловага бирегез! Якташыбыз турында башкалар дә белсен!
Хәзерге вакытка Әлфия Авзалова өчен 338 тавыш бирелгән.