Гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны броньлау торышын яхшыртучы район оешмалары, хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре билгеле

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауны алып бару буенча эш сыйфатын камилләштерү һәм яхшырту максатларында, район авыл җирлекләрендә, предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә бәйге игълан ителде. 2019 ел нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнары арасында җиңүчеләр билгеле булды:

1 нче урын- Күҗәкә авыл җирлеге;

2 нче урын - Иске Айман авыл җирлеге;

3 нче урын- Аккүз авыл җирлеге.

Муниципаль район оешмалары арасында:

1 нче урын- «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе»;

 2 нче урын- «Актаныш сөт комбинаты " ҖЧҖ»;

 3 нче урын- «Актаныш технология техникумы»ДАУ.

  Авыл хуҗалыгы сәнәгате предприятиеләре арасында:

 1 нче урын - «Актаныш Агрофирмасы» ҖЧҖ;

 2 нче урын - «Тамыр» ҖЧҖ;

 3 нче урын - «Алга» ҖЧҖ.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шимбә киңәшмәсендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International