Айгөл һәм Фаяз Гыйздәтуллиннар узган гасырның җитмешенче елларында үк төзелгән комбинатны 2013 елдан сатып алып, үз гаилә бизнесы итеп үзгәртеп кора. Башта икмәк цехы ягына газ үткәрәләр, 2018 елда өр-яңа кондитер цехы сафка баса. Хәзер Гыйздатуллинарның Актаныш үзәгендә генә дә өч “Кайнар икмәк” кибете халыкка хезмәт күрсәтә, тынгысыз хезмәт тырышлыгы белән Актаныш ипие район авылларына, шулай ук, күрше Минзәлә һәм Мөслим районнарына чыгарыла.
Бүген инде Актаныш икмәк комбинаты 100 төрдән артык продукция җитештерә, төп ассортимент кулланучылар сорау-ихтыяҗы нигезендә төзелә. Иң зур мактанычлары – продукциянең экологик яктан чиста, бернинди консервант кушылмаган булуы.
Эш урынында кирәкле шартлар тулысынча тудырылган, биредә көчле технологлар хезмәт куя. Повар, кондитерлар да тәҗрибә туплаган белгечләр. Хезмәткә түләү исә җитештерелгән продукциянең күләме һәм сыйфатына карап хисаплана.