11 февраль көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак мәсьәләсе, янгыннан соң йорт төзү, гаилә хәле, опекунлык итү, хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары буенча булды.