ТАССРның 100 еллык бәйрәмен каршылап республикада бик матур традициягә нигез салынды. Бүген Актаныш районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегенең махсус залында өч гаиләгә юбилей бүләге тапшырылды.
.png)
Әлеге сөенечле мизгелләр яңа 2020 елда туган сабыйларның бәхетеннән узды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева гаиләләргә райондагы демографик ситуацияне яхшыртуда өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте.
.png)
Әгъбәс авылында яшәүче Рәшитовлар да әлеге бүләккә лаек булды. Илнура һәм Динәес Рәшитовларның яңа елда ике кыздан соң көтеп алган уллары туган.
.png)
Бүләк кабы эчендәге сигез мең сумлык бәби кирәк-яраклары күпбалалыларга да, яшь аналарга да олы ярдәм.
.png)
Кышкы комбинезон, юрган, бишек, памперс, гигиена әсбаплары, кер юу порошогы салынган бүләк тартмасы беренче сабыен кулына алган Актанышбаш авылыннан Айсылу Сәлимгәрәевага да, өченче баласын тапкан Актаныштан Алсу Фәрухшинага да бик ошады.
.png)
Актаныш районы үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев яшь аналарга, гаиләләргә ныклы саулык, балаларын исән-имин, илнең лаеклы гражданнары итеп, ныклы тәрбия биреп үстерүләрен теләде.
.png)
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш районындагы “Игелек үзәге” комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге директоры Дәния Касыймова әлеге бүләкнең бирелү шартларын аңлатты:
.png)
- Бүләкне алу өчен 30 атналык йөклелеге булган хатын-кыз республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш бүлегенә мөрәҗәгать итә. Гаилә кереме турында белешмә булу кирәк. Яшәү минимумыннан түбәнрәк керем булган очракта (9295 сум-авт.), үзәк тарафыннан белешмә бирелә. Шушы белешмәне бала табу йортына алып барырга кирәк.
.png)
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән барлыкка килгән проект Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Бүләкне үзәк хастаханә кайтара, гаиләләргә тантаналы шартларда тапшыруны оештыра.
.png)