Актанышның 57 бистәсендә гомер кичерүче Вәлиевлар да бүген күпләп терлек асрауга йөз тота. 13 февраль көнне аларның яшәеше белән район башлыгы Энгель Фәттахов, Актаныш авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов танышты.
Шәхси хуҗалыклары да моңа тулысынча яраклаштырган гаиләнең. Ихаталарында бүгенге көндә алты баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Өч савым сыеры янында симертү терлекләре дә бар аларның.
Мирсәет Мирзариф улының ныклы тырышлыгы белән бара Вәлиевларның дөньялары. Печән, мал азыгы әзерләүдә дә үз техникаларының булуы олы ярдәм булып тора.
Киләчәктә җир участокларын зурайту теләге бар аларның – район җитәкчелеге белән очрашуда да хуҗа кеше бу проблеманы гозер итеп җиткерде.