ОНЫТЫЛМЫЙ ӘФГАН КАЙТАВАЗЫ: Актанышта әфганчы-интернационалистларның исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Сугыш... Бу сүзне ишетү үк күңелгә шом сала. Ә сугыш белән күзгә-күз очрашканнар, мөгаен, әле бүген дә ул мәхшәрне төшләрендә күреп уянадыр...

Ни кызганыч, илебез тарихында сугышлар әледән-әле кабатланып торган. Әфган сугышы да ил тарихына ватандашларыбызның канына манып  язылган.   Газиз аналарның, тол калган хатыннарның, ятим балаларның мәңге төзәлмәс ярасы булып калган ул кәһар суккан Әфган сугышы. Ә хәтер яши, тарих тузаны гына баса алмый көн дә күз яшьләре белән яңарган яраларны. 

Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан  мәхшәрен соңгы сулышларына кадәр оныта алмаган райондашларыбызның кайтавазы булып, 2018 елда Актаныш районына тәүге Хәтер колоннасы кергән иде. Якын-тирә күршеләр генә түгел, бездән шактый ерак урнашкан районнарда яшәүче әфганчы-интернационалист – ветераннар да, безнекеләрнең чакыруын кабул итеп, вафат булган әфганчыларның туган нигезләренә истәлек такталары урнаштырып, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә үз өлешләрен кертте.  Әлеге сугышны үткән каһарманнар өчен бу – кәгазьгә язылмаган канун,   алар өчен ул– вафат булган хезмәттәшләре алдында изге бурыч. 


Татарстан буенча шактый еллар дәвам иткән хәрәкәткә актанышлылар агымдагы елның февралендә генә кушылды. Тәүге хәтер тактасы   Иске Сәфәр авылыннан Мирзашәрипов Айдар Миргаян улының төп  нигезенә урнаштырылган иде. Бүген исә Чат, Бикчәнтәй, Әтәс, Апач, Такталачык, Уразай, Аккүз, Меңнәр авыллары газиз  улларына шул рәвешле хөрмәт  билгесе  күрсәтте.  

Актаныш районыннан Әфган  сугышын 62 ир-егет кичкән  булып,  хәзергесе көнгә  бөркеттәй ир затларының  22се бу дөньядан мәңгелеккә киткән. Үзләрен югалтсак та,  аларның исемнәрен онытырга хакыбыз  юк безнең.  Районга төшкән Әфган десанты моны янә  бер  кат искәртте.  

Бүген исә Актаныш авылы егетләренең – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Ринат Әзһәр улы Зәйнетдинов һәм Гамил Марс улы Атнагуловларның да исемнәре шул рәвешле мәңгеләштерелде.

Әфганчы-интернационалистлар, район җитәкчелеге, мәктәп укучылары  белән берлектә   аларның туган нигезләрендә  булдылар, якыннары белән очраштылар, каберләрен зират кылдылар.  

Ике әфганчының фотосурәте янына да, туган нигезенә кандай кызыл канәфер чәчәкләре салынды, аларның һәрберсе минутлык тынлык белән искә алынды. Бүген Актаныш авылында  хатирәләр яңарды, авыл халкының күңелендә әфганчылар белән бәйле истәлекләр барланды, күз яшьләренә ирек бирелде.  Истәлек такталары ачылган мәлдә   күктә  кояш  күренде, нинди генә  авыр  чаклар булса да, тормыш дәвам итәргә тиеш  дигән  бер ишарә  булды  кебек ул. 

Шунысы  куанычлы, утны  - суны бергә кичкән  әфганчыларның дуслыгы елдан-ел ныгып бара. Очрашулар да даимилек төсе ала. Бүгенге чарада да районның әфганчылары белән беррәттән якташыбыз, Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче, “КАМАЗ” җәмгыятенең двигательләр заводында әфганчылар җәмгыятен җитәкләүче Илсур Бәдретдинов та катнашты.

Быел Актаныш районы алты әфганчының туган нигезенә хәтер тактасы куячак. Олимән, Усы, Татар Суыксуы, Иске Кормаш, Татар Ямалы авыллары Хәтер колоннасын кабул итәчәк.

15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көнендә исә Актанышта әфганчыларны янә очрашу көтә. Очрашу урыны: “Яшьлек” МҮ каршындагы мәйдан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International