ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Актанышта көчле дулкын - үзмәшгульләр дулкыны күтәрелеп килә (+ФОТОЛАР)

2020 елның 14 феврале, җомга

 Кичә Актаныштагы еллык хисап җыелышы оештырылган “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең фойесында район үзәгендәге үзмәшгульләр үзләренең хезмәт җимешләрен тәкъдим итте.

Арада торт пешерү осталары да, кул эшләре белән танылу алучылар да, чәчәк композицияләре ясаучылар да, оста тегүчеләр дә бар иде.

Чыннан да, бүгенге көндә Актанышта яңа дулкын - үзмәшгульләр дулкыны күтәрелеп килә. Алар үзләренең хәләл хезмәтләре белән яңа үрләр яулый, осталарның даими клиентлары, заказ бирүчеләре бар. Үзмәшгульләр арасында яшьләр белән беррәттән өлкән даирә вәкилләренең булуы да сөендерә. Заманча яшәүгә омтылулары белән  игътибарга лаек алар.

Күргәзмә белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышты. Башлык Һәр үзмәшгуль белән җылы аралашып,  аларның продукциясенә булган ихтыяҗ белән кызыксынды.

Гөлфия Муллаянова үз хезмәт юлын татлы ризык – торт пешерүдә тапкан. Аның тел йотарлык тортларының тәмен  Актаныштан читтә яшәүчеләр дә татып караган. Бәйрәмнәрнең, туган көннәрнең үзгә бер яменә әверелгән Гөлфия Мәзһәр кызының тортлары.

Илсөяр Шәрипованы да күпләр йөрәк җылысы кушып эшләнгән кул эшләреннән таный. Төрле сувенирлар ясый ул бүген, картиналар иҗат итә. Бу һөнәренә мәктәп укучыларын да бик теләп өйрәтә остаз: район үзәгендә аның җитәкчелегендә түгәрәк тә эшләп килә.

Лилия Хәйретдинова тегү сәләте аша кушылган үзмәшгульләр дулкынына. Бакча, мәктәп укучылары өчен сәхнә киемнәре тегүдә сыный ул үзен. Шөкер, заказлары да җитәрлек оста тегүченең – аларның шактые күргәзмәдә урын алган иде.

Раушания Рәхимова ясалма чәчәк композицияләре ясау белән танылу алып килә. Актаныш өчен шактый яңалык булып тора аның өнәре. Өстәл тулып торган аллы-гөлле букетлар район башлыгы Энгель Фәттаховны да битараф калдырмады.

Илиза Хакимова – Актанышның дистә еллык тәҗрибәгә ия чигүчеләренең берсе. Аның күз явын алырлык пар мендәрләре, чигүле сөлгеләре йөзләгән кзыл туйларның төп бизәгенә әверелгән. Заманча төс алган туйларда да аның кул эшләренә ихтыяҗ зур икән – мөрәҗәгать иткән һәркемне бәхетле итәргә тырыша Илиза ханым.

Күргәзмәдә шулай ук райондашларыбызга күпләп реклама продукциясе   тәкъдим иткән яшь үзмәшгуль Илһам Вәҗиев тә катнашты. Ул җитештергән продукциягә районда  ихтыяҗ, чыннан да, зур. Урам исемнәрен, йорт саннарын яздыру соңгы арада аеруча популярга әверелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International