ЭШЛИМ ДИСӘҢ, ЭШ КАРЫШМЫЙ: Актанышның үзендә дә күпләп терлек үрчетәләр

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген инде ярымшәһәрләнеп беткән Актанышның үзендә дә мал асрап көн күрүчеләр бар. Андыйларның ихатасында терлек мал-баш саны дистәләр белән исәпләнә.

Райондашыбыз Рәзинә Хәерова да шәхси-ярдәмче хуҗалыгында мал үрчетүе белән игътибарга лаек. Юкса, ирле-хатынлы дәүләт эшендә эшлиләр алар, әмма шәхси йортта яшәгәч, мал тоту аларга гадәти күренеш. Ите-мае, сөте-каймагы да үзләренеке, өстәвенә, савылган сөтне тапшырып, матди якларын да шактый бөтенәйтә алар.

Бүген Хәеровлар хуҗалыгында тугыз баш мөгезле эре терлек бар, шуларның дүртесе – савым сыеры. Моңа кадәр гаилә мал тергезү өчен дәүләт ярдәменнән файдаланмаган булсалар да, киләчәктә мини –ферма булдыру яклы хуҗалар. Билгеле, күпләп мал тоткан Рәзинә Котдус кызын борчыган мәсьәләләр дә юк түгел, шуларның берсе – көтү чираты. Быелдан инде алар электр-көтүче алу яклы.

Шулай да Хәеровлар алга таба да үзләренең көн-күрешен терлекчелектә, сөтчелектә күрә. Хуҗабикә үзе сыр ясап карау серләренә төшенергә тели:

 – Үзебез җитештергән экологик чиста продукциядән сыр ясыйсым килә. Мөмкинлек тудырылса, берәр җиргә барып, тәҗрибә дә туплап кайтыр идем, - ди ул.

Бу яктан да  район җитәкчелеге Хәеровларга ярдәм итәргә ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International