“Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңүче – Актанышның беренче санлы мәктәбе сыйныф җитәкчесе Ленара Рафаил кызы Галиева.
.jpg)
Актанышта мәгариф хезмәткәрләре арасында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри бәйгенең муниципаль этабы 23 гыйнвардан 4 февральгә кадәр аралыкта үтте. Бәйгедә 30 мәктәптән 72 педагог катнашты. Шушы вакыт эчендә алар тарафыннан 55 ачык шөгыль, 17 мастер-класс, 12 тәрбия проекты тәкъдим ителде.
.jpg)
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдирләренең шимбә киңәшмәсе узды. Анда җиде көн тәртибе буенча фикер алышу булды. Актаныш районы прокуроры Рамил Әскәров мәктәп документациясен һәм уку йортының рәсми сайтларын РФ кануннары нигезендә алып барырга кирәклегенә басым ясады.

14 февраль көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район үзәк хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда узган елгы эшкә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.
Медсовет эшендә район башлыгы Энгель Фәттахов, РКБ ның поликлиника эше буенча баш табибының урынбасары Айдар Баһаветдинов, Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова, район хастаханәсенең медицина персоналы, шулай ук авыллардагы фельдшерлар катнашты.
2020 елның 14 феврале Актанышта дүрт яшь парга Гашыйклар көне буларак кына түгел, ә мәхәббәтләрен законлы теркәп, гаиләләре туган көн буларак та истә калыр.
.jpg)
Авыл яшьләре форумында катнашучылар алдында бүген ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Залда утыручылар җитәкчелеккә үзләрен кызыксындырган сорауларны юлладылар, төрле проблемаларын күтәреп чыктылар.
.jpg)
Бүген Актанышта тәүге авыл яшьләре форумы старт алды. Татарстан Республикасы “Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашындагы чара үзенә илледән артык яшь буын вәкилен туплауга иреште.
.jpg)
Актаныш районында бүген 26 авыл җирлегендә 87 авыл бар. Җирлекләрдә яшәүче халыкның яшәеше, тормышы белән район җитәкчелеге хисап җыеннарында танышты. Үзенең эш төркеме белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев халык белән очрашты. Район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авыл җирлегенең халык җыенында катнашып, авыл җирлекләренең 2019 елга хисабына нокта куйды.
Еш кына сервис үзәкләре тарафыннан гарантия буенча телефоннарны ремонтлауга талоннар (накладной) рәсмиләштерү тәртибе буенча хокук бозулар күзәтелә.
2019 елда алынган керемнәрне шәхси практика белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар да декларацияләргә тиеш.