АКТАНЫШТА КЕМ СҮЗЕ ӨСТЕН: Актанышта халык җыены узды

2020 елның 14 феврале, җомга

Актаныш районында бүген 26 авыл җирлегендә 87 авыл бар. Җирлекләрдә яшәүче халыкның яшәеше, тормышы белән район җитәкчелеге хисап җыеннарында танышты. Үзенең эш төркеме белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев халык белән очрашты. Район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авыл җирлегенең халык җыенында катнашып, авыл җирлекләренең 2019 елга хисабына нокта куйды.

Актаныш авыл җирлегендә үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр көннән- көн арта. Тимердән челтәр бизәкле капка- коймалар, ишекләр, мунча мичләре, урамда шашлык кыздырырга мангаллар ясый торган үзмәшгуль Илгизәр Галиевның эшчәнлеге мактауга лаек. Мал үстерүче Хәеровлар белән Вәлиевләр дә тырыш гаилә. Алар тана үстерүчеләргә бирелә торган программада да катнашып терлек санын ишәйткән.  Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов бу хезмәтсөярләр эшчәнлеге белән танышты. Аларга киләчәктә дәүләт ярдәме күрсәтү кирәклеген ассызыклады. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында да Актаныш үзмәшгульләре эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге тудырылган иде. https://youtu.be/KYlAtk5h6LQ

Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов халык алдында беренче хисабын тотты. https://youtu.be/JZiBxg01aEw

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева терлек асраучыларга бирелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләде. Пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров пенсия түләүдәге яңалыклар белән таныштырды. https://youtu.be/SOai90NtwGE

Эчке эшләр бүлегеннән Илдар Галиуллин Актаныштагы тәртипкә бәя бирде.

https://youtu.be/vQmSv19NNVI

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов районның 2019 елда ирешкән уңышлары һәм 2020 елга планлаштырылган эшләр, дәүләт программаларының үтәлеше белән таныштырды. https://youtu.be/d4HYT8zGqZ4

Җыенның халык көтеп алган өлеше ахырга калган икән. Җитәкчелек белән күзгә-күз очрашуга сусаган безнең авылдашлар. Район башлыгы катнашудан файдаланып күңелләренә җыелганны җиткерергә микрофон янына чират тордылар. Шунысын әйтергә кирәк, сүз алучыларның һәммәсе дә өлкәннәр иде... https://youtu.be/roh1fG3iOI0

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International