ТАНТАНАЛЫ МИЗГЕЛ: Гашыйклар көнендә Актанышта дүрт яңа гаилә теркәлде (+ФОТОЛАР)

2020 елның 14 феврале, җомга

2020 елның 14 феврале Актанышта дүрт яшь парга Гашыйклар көне буларак кына түгел, ә мәхәббәтләрен законлы теркәп, гаиләләре туган көн буларак та истә калыр.

Бу җомгада – Гашыйклар көнендә Актаныш районы  ЗАГС бүлегендә дүрт  пар рәсми төстә аилгаилә статусы алды. Шуларның икесе кызыл туйларын тантаналы шартларда теркәде.

Гашыйклар көнендә Актанышта ике яңа гаилә – Арина белән Ринат Әнвәровлар һәм Ландыш белән Наил Гыйлмразиевлар гаиләсе барлыкка килде. Алар бу көнне очраклы гына сайламаган -  яшьләр арасында популяр булган әлеге бәйрәм  мәхәббәт, тугрылык, гаилә символы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International