Бүген Актанышта тәүге авыл яшьләре форумы старт алды. Татарстан Республикасы “Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашындагы чара үзенә илледән артык яшь буын вәкилен туплауга иреште. Алар арасында 18дән алып 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре – студентлар, туган якларына, Актанышка, хезмәт кую өчен кайткан төрле һөнәр ияләре катнашты.
Очрашуны “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова “Татарстан Республикасы Авыл яшьләре” программасын тәкъдир итү белән башлап җибәрде. Яше, социаль категориясе буенча да төрле булган тыңлаучылар безнең көннәрдә дәүләт ярдәме белән үз планнарын ничек тормышка ашырырга мөмкин икәнлеге турында сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар.
Диләрә Шувалова физик затлар, яшьләр коллективлары/клублар, яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләренә грантлар, шулай ук Яшьләр форумы кысаларында проектлар конкурсларына да тукталды. Очрашуда республика дәрәҗәсендә министрлык һәм Ассоциация аша финанс инициативаларын алу мөмкинлекләре каралды.
Авыл яшьләре форумында катнашучылар алдында бүген ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Энгель Фәттахов чыгыш ясады.
Залда утыручылар җитәкчелеккә үзләрен кызыксындырган сорауларны юлладылар, төрле проблемаларын күтәреп чыктылар.
Тимур Сөләйманов республика яшьләре өчен гамәлгә куелган проектлар хакында бәян итте. Шуларның берсе – Актанышның үзендә дә якын киләчәктә Яшьләр үзәге сафка басачак. Аның нинди булачагы да актанышлыларның үзләреннән тора. Бу уңайдан ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары яшьләргә идеяләр булдырырга киңәш итте.
Район башлыгы Энгель Фәттахов исә залда утыручылар өчен шулай ук сөенечле хәбәр ирештерде. Тиздән яшь буын өчен Актанышта Яшьләр бүлеге оешачак. Бу исә районга кайткан яшь белгечләргә дә, студентларга, укучыларга да яңа мөмкинлекләр ачачак.
ТР яшьләр эшләре министрлыгының быел җәй аенда безнең районда зур форум үткәрергә планлаштыруы да юкка түгел. “Актаныш районы – киләчәк образы” дигән исем астында үтәчәк чара республика яшьләре өчен аралашу, фикер алышу мәйданына әвереләчәк.
Җитәкчелек белән очрашу, чын мәгънәсендә, ирекле аралашу төсе алды. Яшьләр үзләрен борчыган бик күп сорауларга җаваплар да тапты. Алга таба да районда яшьләр белән эш тагын да нәтиҗәлерәк оештырылыр дигән ышаныч артты.