Район җирлекләрендә башланып киткән хисап җыелышларын быел да, гадәттәгечә, Актаныш авылы башкарма комитеты төгәлли. Бу уңайдан район башлыгы Энгель Фәттахов бүген Актанышның үзендә яшәп, хәләл көч белән дөнья көтүче халык белән аралашты.
Илгизәр Галиев исеме райондашларыбызга яхшы таныш, хәер, юл өстеннән күренеп торган йорт-җире, каралты-курасы да үтеп-сүтеп йөрүчеләрдә соклану уятмый калмыйдыр. Илгизәр Әүхәди улы менә ун еллап инде тимерчелек белән шөгыльләнә. 28 ел гомерен “Сельхозтехника” оешмасына багышлаган Илгизәр әфәнде, сәламәтлеге какшау сәбәпле, хезмәтеннән китәргә мәҗбүр була. Шул вакытта кулы тимергә үрелә дә инде аның.
- Беренче мәлне акча кереме хакында уйланып та тормадым. Юк иде дә ул. Чыгым арты чыгым бәрабәренә күтәрелдем, - дип, шактый еракта калган ул елларны искә төшерде хуҗа.
Бүген инде Галиев – шәхси эшмәкәр. Тимердән ишек-капкалар,мунча мичләре, чардуганнар ясый ул. Болары – халыктан иң зур сорау тудырганнары, аннан тыш балалар мәйданчыклары өчен таганнар да, ял өчен беседкалар да сорап киләләр оста куллы Илгизәр әфәндедән.
Сезонына карап, өстәмә эшче кулы да бар аның. Эше җайга салынган аның. Сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә, алга таба да халыкны сөендерү аның исәбе.
- Урам капкаларына бизәкләрне дә үзем уйлап чыгарам, нинди идея килә – барысын да тормышка ашырып карыйм. Моңа кадәр бернинди реклама да биргәнем булмады. Эксклюзив капка-ишекләр ясавымны халык бер-берсеннән ишетеп белә торды, капкамны шакый торды, - ди ул.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы да бик кызыксынып танышты останың иҗат җимешләре белән. Галиевның ихатасын да күздән кичерде ул, тулы бер альбом итеп ясалган күргәзмәлекләрне дә зур кызыксыну белән карады.
Киләчәктә шәхси эшмәкәр Илгизәр Галиевка район җирлегендәге балалар бакчалары өчен уен мәйданчыклары ясау тәкъдиме ирештерелде. Хәер, Илгизәр әфәнденең хезмәт җимешләре инде районның кайбер җирлекләрен күптән бизәп тора: шул ук балалар мәйданчыклары, автобус павильоннарына да салынган останың кул җылысы.