Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов ветеран хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме – 8 Март белән котлады. Бүген – 5 март көнне аскы Актанышта ветераннар йортында өлкәннәребез Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Тантаналы кичәдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашып, сөйкемле, гүзәл ханымнарыбызны язның тәүге бәйрәме белән котлады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Актаныш авылы төзелүгә 310 ел тулу уңаеннан да ветераннарыбызның куйган хезмәтләрен бәяләп, аларга рәхмәт сүзләрен ирештерде Энгель Нәвап улы.
Март аеннан Актаныш районында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырыла башлады. Аны, беренчеләрдән булып бүген үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алган райондашыбыз – Күҗәкә авылында яшәүче Кифая Шәйхелмәрдән кызы Исламова алды.
.jpg)
16 марттан 27 мартка кадәр аралыкта Татарстанда киң масштабтагы Бөтенроссия наркотикларга каршы “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” акциясенең беренче этабы старт ала.

Бүген хакимият бинасында, район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә, җирлек җитәкчеләре киңәшмәсе гамәлләштерелде. Чарада һәр җирлектә булган проблемалар күтәрелеп, алар уртага салып сөйләшенде.
.jpg)
Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүгә бәйле мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы (алга таба–Закон), медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләре белән җайга салына. РФ Хөкүмәтенең 04.02.2012 ел, № 1006 карары (алга таба-кагыйдәләр) белән "Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында" федераль закон кабул ителде.
Бүген, 4 март көнне, "Бердәм Россия"партиясе Актаныш җирле бүлекчәсенең 55нче сәяси Советы утырышы үтте. чираттагы утырышы узды. Чарада партиянең сәяси советы әгъзалары, "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч бүлек сәркатипләре катнашты.
.jpg)
Гадәттәгечә, быел да язгы кыр эшләре башланыр алдыннан анда катнашачак техниканы тикшереп бәя бирү өчен республикада махсус комиссия булдырылды. Актаныш районы исә бу нисбәттән хуҗалыклар арасында бәйге игълан итте.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
4 март кичендә, төнлә һәм иртән 5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Бүген “Туган як” музеенда ТАССРның Атказанган агрономы; Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет Билгесе, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, 30 елдан артык “Коммунизмга” колхозында баш агроном булып эшләгән Мөхәммәтнур Исламовны искә алу кичәсе узды.
.png)
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә:
- «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы»;
- "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы".