Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов ветеран хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме – 8 Март белән котлады. Бүген – 5 март көнне аскы Актанышта ветераннар йортында өлкәннәребез Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Тантаналы кичәдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашып, сөйкемле, гүзәл ханымнарыбызны язның тәүге бәйрәме белән котлады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Актаныш авылы төзелүгә 310 ел тулу уңаеннан да ветераннарыбызның куйган хезмәтләрен бәяләп, аларга рәхмәт сүзләрен ирештерде Энгель Нәвап улы. “Мирас” ветераннар ансамбленең һөнәри дәрәҗәдә сәхнә хезмәте күрсәтүен хуплап, район авылларында, күрше тирә-районнарда да чыгыш ясауларын максат итеп куйды, булышлык күрсәтергә вәгъдә итте.
Нурулла Нурлыев җитәкчелегендә Актаныш район ветераннар оешмасы актив эшчәнлек алып бара. Һәр бәйрәмне олылап үткәрәләр, җырлыйлар да, бииләр дә, үзләре чәй тәмнәре алып килеп, табынын да бик матур итеп коралар. Көндәлек тормышта да бик актив алар. Авыл халкын, өлкәннәрне борчыган сорауларны да күтәреп, җирлек җитәкчеләре, депутатлар белән элемтәдә яшиләр. Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов та, бәйрәмдә катнашып, ветераннарыбызга җылы теләкләрен ирештерде.