Быелгы кыш шактый үзенчәлекле килде: салкыннар да булмады, кар да алдагы еллардагыга караганда азрак яуды. Җылы февраль шулай ук кар катламының кимүенә китерде. Димәк, һава шартлары шулай торса, хуҗалыклар язгы кыр эшләренә иртәрәк тотыначаклар. Ә бу исә, үз чиратында, җәмгыятьләргә басу-кырларга чыгуга әзерлекне дә тизләтү бурычын йөкли. Гадәттәгечә, быел да язгы кыр эшләре башланыр алдыннан анда катнашачак техниканы тикшереп бәя бирү өчен республикада махсус комиссия булдырылды. Актаныш районы исә бу нисбәттән хуҗалыклар арасында бәйге игълан итте. Инде 11 марттан районның махсус комиссиясе хуҗалык техникаларының кыр эшләренә әзерлеген тикшерә башлаячак. Елдагыча белгечләр агрофирмаларның һәм хуҗалыкларының машина-трактор паркын, кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлегенә бәя бирәчәк.