Музейда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклындагы очрашуда Мөхәммәтнур Исламовны искә алдылар

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Бүген “Туган як” музеенда ТАССРның Атказанган агрономы ; Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет Билгесе, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, 30 елдан артык “Коммунизмга” колхозында баш агроном булып эшләгән Мөхәммәтнур Исламовны искә алу кичәсе узды.

Мөхәммәтнур Исламов Яңа Җияш (Каратал) авылыннан. Аның тормышы, эшчәнлеге туган авылы тарихы белән бәйле. Шуңа күрә дә авылдашлары, хезмәттәшләре, замандашлары, Мөхәммәтнур абыйны искә алырга бик теләп килгән иделәр. Балалары, оныклары дулкынландыргыч мизгелләр кичерде.

 Мөхәммәтнур Исламов 1942 нче елда Бөек Ватан сугышына китә. Хәрби училище тәмамлый. Үзәк, Беренче Белоруссия, Украина фронтларында, Курск дугасында барган бәрелешләрдә катнаша. Наводчик булып хезмәт итә. Җиңүне Чехословакиядә каршылый. Кызыл Йолдыз, Дан, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнә. (Сугыштан соң тапшырылган күпсанлы юбилей бүләкләре әлеге исемлеккә керми). Сугыш тәмамлангач, хәрби хезмәтен Германиядә дәвам итә.

1946 елда туган авылына әйләнеп кайта. Колхозда бригадир булып эшли башлый. Казанда өчьеллык агрономнар мәктәбен тәмамлагач, Сталин исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләнә.
Колхозлар эреләндерелгәч, “Коммунизмга” колхозы башлангыч партия оешмасын җитәкли.
30 елдан артык “Коммунизм”га колхозы баш агрономы булып эшли.

Җир эшкәртүнең яңа алымнарын кертә. Союз буенча таныла. Югары уңыш үстергәне өчен СССР күләмендә олы мактауга лаек була. Почет Билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары, күп санлы медальләр белән бүләкләнә. КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЛКСМ Үзәк комитеты Мактау грамоталары тапшырыла.ТАССРның атказанган агрономы. Тормыш иптәше Равия белән 5 ул, 2 кыз үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International