Бүген хакимият бинасында, район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә, җирлек җитәкчеләре киңәшмәсе гамәлләштерелде. Чарада һәр җирлектә булган проблемалар күтәрелеп, алар уртага салып сөйләшенде.
Киңәшмәдә авыллардагы су объектларын лицензияләү, җирлекләрнең генераль планнарының әзерлек дәрәҗәсе, җир участокларын инвентарьлаштыру, зират җирләрен рәсмиләштерү кебек мөһим сораулар каралды.
Шулай ук җирлек башлыклары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек, юбилей медальләрен тапшыру, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашуларны җанландырып җибәрү, җирлекләрдәге һәйкәлләрне төзекләндерү кебек мөһим эшләр буенча да фикер алыштылар.