ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Кагыйдә 1. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ

-Теләсә-кайсы җәмәгать урынында, транспортта ишек тоткаларына, акчаларга, оргтехникага кагылганнан соң, ашау һәм ашарга әзерләү алдыннан  кулларыгызны юыгыз.

-Кул астыгызда су һәм сабын юк икән, дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.

-Биткә һәм күзләргә юылмаган куллар белән кагылмагыз.

-Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.

Бүген Актанышта “XXI гасыр Кулибиннары”  яшь уйлап табучылар XIII  Республика олимпиадасының район туры үтә. Балалар иҗат үзәгендә оештырылган бәйгедә Актаныш районы мәктәпләренең яшь кулибиннары катнаша. Чараның ачылышында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашып, ул укучыларның техник иҗат җимешләре белән якыннан танышты.

Хезмәт кешесенә булган хөрмәт хезмәтчәннәр тарафыннан да игътибарсыз калмаган: хуҗалыкка кадрлар кире кайта башлаган.

- Шул ук яңартылган ишек-тәрәзә генә дә күп нәрсәне хәл итәргә сәләтле. “Нур”да эшче кулларга хөрмәт дәрәҗәсе бик югары, - диде бу нисбәттән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы  Илдус Хәкимов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" милли проекты кысаларында крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси (ярдәмче) хуҗалыкларын авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү буенча грант бирү өчен конкурс сайлап алуы башлануын игълан итә.

2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлады, ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшли. Авыл ипотекасының төп бурычы – авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын дәүләт ярдәме белән яхшырту.

2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча  «Кайнар элемтә» телефоны ачылачак.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Хоккей буенча республика беренчелеге дәвам итә. 3 март көнне Актанышның “Лачын” боз спорт сараенда республика хоккей беренчелегендә җиңү өчен уйнаучы 2005 елгы егетләрнең иң көчле командалары  очрашты.

Актанышның “Лачын” һәм Биектауның “Биектау” командалары уены 3:1 белән “Лачын” файдасына тәмамланды. Алда актанышлыларны Казанның “Зелант”, Бөгелмә һәм Апас район командалары белән уеннар көтә.

Бүген “Нур” җәмгыяте  базасында хуҗалык рәисләре катнашында семинар-киңәшмә үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә үткән чарада хуҗалыкның материаль-техник базасы, ындыр табаклары, мал тораклары каралып, аларга бәя бирелде.

Бүгенге сишәмбе брифингында авыл кешесе өчен иң кирәкле темага сөйләшү узды. Бусагада яз, умарталар чыгарыр вакыт. Умартачыларга иң кирәкле мәгълүматларны Актаныш районында умартачылык буенча дәүләт инспекторы Рил Рафис улы Әхмәтҗанов җиткерде.

- Техник сәбәпләр аркасында чүп машинасының авылларга керми калган очраклары юк дәрәҗәсендә. Барысы да юлсызлыкка барып тоташа. Халык шуны аңласын иде, - ди Ирек Марат ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International